Күгәрчен мәктәбе укучылары - «Татарстанның бадминтон өметләре»

2016 елның 23 апреле, шимбә

16 апрель көнне Казанның бадминтон үзәгендә  «Татарстанның бадминтон өметләре» турниры булып узды. 

Анда республикабызның 17 районыннан һәм Казаннан барлыгы 250 яшь спортчы катнашты.

Күгәрчен мәктәбе укучылары Ислам  Әгъзамов, Рәмис Нәбиуллин парлы разрядта 3 урынны алуга ирештеләр. Ислам ялгыз уйнап та 3 урынны алды. Алинә Зыятдинова (Корноухово), Чулпан Муллаәхмәтова (Күгәрчен) парлы разрядта 5 урында калдылар.

Ярышлардан тулырак язманы гәҗитебездә укырсыз.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International