«Язгы игелеклелек» акциясе кысаларында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүче сабыйлар Корноух картлар һәм инвалидлар йортында булып кайттылар. Бу очрашуга балалар бик күптән әзерләнделәр: җырлар өйрәнделәр, шигырьләр ятладылар. Балалар чыгыш ясаганда, олылар, күз яшьләрен дә качырмыйча, хискә бирелеп тыңладылар. Әйе, шул, бу ике як та өйдән, туганнар җылысыннан аерылган бит. Олыларнын үз кайгы-хәсрәтләре булса, сабыйларның үзенә бертөрле... Шуңа күрә дә бу очрашу бик җылы мөгамәләдә узды. Ләкин безнең тырышлык белән олылар да, сабыйлар да әле үз тормышларын ямьләндерер дип ышанасы килә.