"Хөрмәтле ветераныбыз" акциясе

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

2016 елның 26 апрелендә "Хөрмәтле ветераныбыз" республика акциясе кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре безнең авылдашларыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү максаты белән Югары Ослан районының өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булдылар. Әлеге интернатта яшәүче авылдашыбыз - тыл хезмәтчәне Горшкова Галина Ивановныңа Балык бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Шулай ук, Балык Бистәсе муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Вафина Айгөл Камил кызы Корноухово авылының өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яшәүче ике тыл хезмәтчәне хормәтләү максаты белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International