Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музеенда 15 августа "Вакыт аша безнең урамнардан " дигән фотовыставка ачылачак. Рәхим итегез!
Юбилеегыз белән сезне, хөрмәтле ветеран!
17 июльдә Гремячка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Маркеева Анна Николай кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музеенда 15 августа "Вакыт аша безнең урамнардан " дигән фотовыставка ачылачак. Рәхим итегез!
Алсу Сабирова һөнәре турында газета битләрендә басылган иде. Очраклы рәвештә аның “Татпотребсоюз”ның 100 еллыгына махсус пешерелгән ризыгын күргәч, бу шөгыле турында кызыксынуым тагын да артты.
11 август көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “ Доверие-Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, утыз бишенче номерлы РЦМП үзәге “ Иртә бишлегә” зарядкасына бик теләп кушылдылар.
Бу көннәрдә иген кырларында гына түгел, урман хуҗалыгында да кызу эш кайный.
“Шәмсетдинов” хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны туган-тумачалар гына түгел, республика, авыл хуҗалыгы министрлыгы, район җитәкчеләре дә җылы котладылар.
- Ай азагы җитү белән, мин гадәттә егермеләрендә, коммуналь хезмәтләр түләү өчен район үзәгенә чыгам. Башта энергосбыт бинасында ут өчен түлим. Аннан почта бинасына китәм. Анда телефон, газ өчен түләүләр алалар. Инде суга гына түлисе кала. Анысына да хәйран барасы бар. Төшкә кадәр көнем шулай үтеп китә. Чират та озын булса, вакыт тагын сузыла,-дип сөйли бер танышым. Ә бит бүгенге заманда беркая да чыкмыйча, мондый түләүләрне өйдә генә дә башкарып була. Әләбәттә, моның өчен интернетка ялгану кирәк. Анысына борчыласы түгел, хәзер һәр өйдә компьютер бар.