Алсу Сабирова - талант, батырлык, профессиональлек иясе

2016 елның 13 августы, шимбә

Алсу Сабирова һөнәре турында газета битләрендә басылган иде. Очраклы рәвештә аның “Татпотребсоюз”ның 100 еллыгына махсус пешерелгән ризыгын күргәч, бу шөгыле турында кызыксынуым тагын да артты.

Алсу Сабирова балачактан ук тәмле ризыклар пешерергә яраткан. Ләкин гомерен әлеге һөнәргә багышлармын, дип уйлап та карамаган ул.

...Мәктәпне тәмамлаганнан соң дус кызы белән Казан шәһәренә укырга керергә китәләр алар. Алсуның хыялы -  укытучы булу. Юлда барганда иптәш кызы аны кулинария училищесына китәргә үгитли. Чөнки Алсу белән бер дә аерылышасы килми. Бер ай укыганнан соң дус кызы укуны ташлап заводка эшкә керә. Ә Алсу ике ел ярым укып, училищены кызыл дипломга тәмамлый. Шулай итеп ул пешекче һөнәрен үзләштерә. Министрлар Советына караган ашханәгә эшкә урнаша. Ике ел үткәч үз теләге белән Әфганстанга китә. Ул вакытта анда хәрби хәрәкәтләр чоры була.

–Баланың мондый куркыныч адымына ата-ана күп очракта каршы төшә. Бу уегызны алар ничек кабул итте,–дип сорыйм аннан. “Мин Германиягә китәм, дидем. Аларны борчыйсы килмәде. Анда баргач, хәрби шартларда эшләргә туры килде. Баштарак куркыта иде. Аннан соң ияләштем. Мин совет очучыларын татарның тәмле ашлары белән тукландырдым. Ике ел эчендә тырыш хезмәтем өчен ике тапкыр ун көнгә өйгә кайтып килү мөмкинлеген тудырдылар. Ул вакытта башкалар бер тапкыр гына ял итә ала иде”,–дип сөйли Алсу Зиангареевна.   

Ике ел эшләгәннән соң Казанга кайта. Тормышка чыккач Чүпрәле районы кызын язмыш безнең якларга алып килә. Шул еллардан бирле безнең районда яши Алсу Зиангареевна, сату өлкәсендә эшли. Ул  күп тапкырлар республикакүләм пешекчеләр конкурсында катнаша, призлы урыннар яулый, Мактау грамоталары, премияләргә ия була.  Мәртәбәле конкурсларда җиңү яулап үзенең һөнәри осталыгын үстерә. Күп еллардан бирле Алсу Зиангареевна карвинг белән шөгыльләнә. Яшелчәләрне фигуралап кисү төре әнә шулай атала. Аның альбомында яшелчә һәм җиләк-җимеш композициясен үз кулы белән ясаган фотолар саклана. Күпме гүзәллек һәм матурлык аларда! Үз эшен ничек яратуы аңлар өчен шул да җитә. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашканда Алсуның күзләре янып тора. Шушы көннәрдә “Татпотребсоюз”дан “Дуслык” кулланучылар җәмгыятенә Грециягә җибәрү өчен кош теленә заказ килгән.  Аны Алсу Сабирова әзерләячәк. “Сездә кош телен матур һәм тәмле итеп әзерлиләр”,–ди республика оешмасының җитәкчесе. Балыкбистәлеләрдән дә аңа заказлар күп килә. Кемгәдер аш-су әзерләргә, өстәл бизәргә кирәк. Кемдер туй, юбилейларын үткәрә.

Аның иң яратып әзерләгән  ризыгы тутырылган судак балыгы.. Ризыкларны матур итеп бизәгәндә ул киңәш сорап үзенең дус кызы Фәния Якуповага мөрәҗәгать итә. “Без күп еллардан бирле дуслар. Икебез дә иҗади кешеләр. Бер-беребезне тулыландырабыз кебек”,–ди ул.

Алсу Арыслан йолдызлыгы, Юлбарыс елында туган. Бу уңышка ирешүче көчлелек, батырлык билгесе.  Андыйларның карашы үзенчәлекле, яңа идеяләр белән тулы, тормышка ашыру максаты белән яна. Болар барысы да язма героема хас сыйфатлар. Үткенлек аның алыштыргысыз характеры. Язма героем  турындагы беренче язма газета битләрендә басылып чыкканнан соң, Алсу янына бер әби белән бабай килә. “Кая ул батыр хатын, безнең аны күрәсебез килә”,–диләр.  Аларның кызыксынуы бер дә гаҗәп түгел. Батыр кешеләр белән барысы да соклана бит.

Синең хезмәтеңне хөрмәтлиләр икән, бу эшләргә яңа стимул бирә. “Безнең коллективны Зөлфия Гөмәровна җитәкли. Тырышып эшләгән кешегә хөрмәт белән карый, киңәшләрен дә бирә. Андый җитәкче белән эшләве җайлы. Тиздән пенсия вакытым җитә, ә мин эшләп армадым әле. Күңелем тулы яңа идеяләр. Утыз ел сизелми дә үтеп киткән шул”, – ди Алсу Сабирова. Анда әле һөнәрен эшен дәвам итәрлек энергия һәм омтылыш ташып тора. Шулай да аның өчен иң мөһим булып кызы Алинә һәм аның гаиләсенең бәхетле, имин яшәве.

Алсу Сабирова уңышларга бай август аенда туган. Бәйрәм өстәле артында аны хезмәткәрләре, дуслары, туганнары котлый. Алдагы тормышы да күңелле вакыйгаларга бай булса иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International