Балык Бистәсендә ветераннарга игътибар кимеми

2016 елның 13 августы, шимбә
Узган атнада Алан Полян авылында яшәүче хезмәт ветераны Антонина Офицерованы район халыкны социаль яклау бүлеге белән авыл җирлеге хезмәткәрләре 90 яшь тулуы белән тәбрикләделәр.
Бу ел башыннан авыл җирләрендә гомер итүче 28 хезмәт һәм сугыш ветераннары үзләренең 90-95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларның һәр кайссына район башлыгының бүләге тапшырылган. Бүгенгесе көнне әле районда 100 яшьтән узган бер ветеран да яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International