Балык Бистәсе савымчысы Фәния икеләтә җиңүче булды

2016 елның 6 августы, шимбә
Узган атнада Кукмара районында үткән савым осталарының республика бәйгесендә Яңа Арыш авылы савымчысы Фәния Ярмөхәммәтова да катнашты.
Призерлар пьедесталенә үк күтәрелә алмаса да, Фәния башка яктан үзенең булдыклылыгын раслады. Конкурс тәмамлангач кул көрәштерү бәйгесендә ул катнашучы 43 район вәкилләре арасында беренчелеккә ия булды һәм тормышта бик кирәкле электр иттарткычы белән бүләкләнде. Шулай ук биредә соңыннан савымчылар арасында оештырылган “Озын толым” конкурсында да әле аңа тиңнәр табылмаган. Татарстан Профсоюзлары федерациясе җитәкчесе дә өлгерлегенә сокланып аңа акчалата бүләген тапшырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International