“Шәмсетдинов” хуҗалыгы җитәкчесе берьюлы алты бүләк алды

2016 елның 6 августы, шимбә

“Шәмсетдинов” хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны туган-тумачалар гына түгел, республика, авыл хуҗалыгы министрлыгы, район җитәкчеләре дә җылы котладылар.

Аңа авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен Татарстан Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт Хатлары, республика авыл хуҗалыгы профсоюзларының, авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазьләре, исемле сәгате, Мамадыш районының күкрәк билгесе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International