Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Анатолий Байдаров: “Мин дә сибелгән халкымның, бер газиз баласы ла...”
2016 елның 13 августы, шимбә
Авыл җиреннән чит илләргә китеп, үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче кешеләр бармак белән генә санарлык була торгандыр ул. Кечерәк авылларда бигрәк тә үзенең язмышын ерак чит илләр белән бәйләүчеләр ярты гасырга бер генә туа торгандыр, мөгаен.
Бу очракта теләк һәм сәләт белән генә әллә ни киң атлап булмыйдыр миңа калса. Теләккә өстәп кешедә тәвәкәллек, кыюлык һәм әрсезлек кебек сыйфатлар да булырга тиештер. Анатолий Байдаров та шушы сыйфатларны үзендә туплаган, бүгенгесе көндә Франциянең башкаласы Париждан 50 чакрым ераклыкта гына урнашкан шәһәр тибындагы бер поселокта гомер итүче авылдашыбыз. Аның туган якларына кайту хәбәрен ишетү белән мин аның үзе белән күрешеп сөйләшергә булдым.
- Безнең укучыларыбызны таныштырып китик әле: кем соң ул Анатолий Байдаров?
- Мин үзем 1960 нчы елны шушы Корноухово авылында дөньяга килдем. Шушында унъеллык урта мәктәпне тәмамладым, гомумән, балачагым, үсмер елларым шушы авыл белән бәйле. Мәктәптә укыган елларда музыка белән кызыксынып, гитара белән “җенләнгән” егетне 1977 нче елда язмыш Казан музыка училищесына алып килде. Шунда укыганда ук без төркемдәшләр белән “Альтаир» дигән вокал – инструменталь ансамбле оештырып, рестораннарда җырлап йөрдек. Без катнашмаган бер бәйге дә калмагандыр, мөгаен. Минем музыкант булып китүемдә әтием Михаил Байдаровның ( авт. – Михаил Байдаров 38 ел гомерен Корноухово авылында мәдәният йорты мөдире булып эшләүгә багышлаган кеше) өлеше әйтеп бетергесез зур. Без кечерәк чакта клубта ул тынлы – интрументаль ансамбль оештырып җибәргән иде, үзе дә бик күп кенә музыкаль инструментларда уйнады. Музыкант булу теләге, әлеге сәләт миңа әтиемнән күчкәндер инде.
- Бүгенгесе көндә гади авыл малае Франциядә яши. Ә нигә нәкъ менә Франция?
- 1993 нче елда без беренче тапкыр төркемебез белән Төркиягә киттек. Анда да төрле рестораннарда, дискотекаларда уйнап – җырлап йөрдек. 1993 – 1998 нче елларда без Төркиядә яшәдек дисәк тә була. Елның сигез – тугыз аен шунда яшәгән чаклар да булды. Төрек телләрен өйрәнеп, төрек җырларын да башкара идек. 1995 нче елда мин Төркиядә бер француз ханым белән таныштым. Һәм инде Франциягә баргалап, аралашып йөри торгач, 1998 нче елда мин тәвәкәлләп шунда китеп төпләндем.
- Туган җирдән, Туган илдән аерылып, шулай еракка китеп урнашуның кыенлыклары да булмаган түгелдер инде?
- Юк, 38 яшьлек ир – егет өчен мин алай артык кыен булды димәс идем. Әлбәттә, җайлашу, ияләшү кебегрәк моментларны санамаганда, артык кыенлыгын күрмәдем. Иң беренче эш итеп француз теле курсларына язылдым. Телне өйрәнгәнче иптәшем белән инглиз телендә аралаштык.
- Бүген Сез нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
- Мин музыка өлкәсеннән әллә ни еракка китмәдем. Парижда музыкаль мәктәптә гитара дәресләре алып барам. Укучыларым арасында 7 яшьлек балалар да, 70 яшьлек өлкәннәр дә бар. Аңа кадәр инде төрле эшләрдә эшләргә туры килде. Монда халык официаль эшләү ягында, чөнки төрле оешмалардан белешмәләр бары официаль эшләгән кешеләргә генә бирелә.
- Кеше олыгайган саен Туган илен, Ватанын сагына, шунда тартыла, диләр. Сезнең дә киләчәккә Татарстанга яисә Рәсәйнең берәр почмагына кайту теләге юкмы?
- Мәскәүне, андагы халыкны, аларның яшәү рәвешен бик үк өнәп бетермим мин. Ә менә киләчәктә Татарстаныма кайтып, менә дигән итеп яшәргә була.
- Сез шушы Татарстанда туып, шунда яшәгән кеше буларак әйтегез әле: Татарстан белән Франция арасында аерма зурмы?
- Артык зур димәс идем! Бездә медицина, социаль өлкә буенча хезмәт бик алга киткән. Франциядә караучысыз калган картлар социаль хезмәткәрләрнең, гомумән, хөкүмәтнең һәрчак игътибар үзәгендә. Кадер – хөрмәт бик зур аларга. Татарстанда, социаль һәм медицина өлкәсе буенча әллә ни мактанып булмый.
Күп халык метро белән Лондонга йөреп эшли.
-Язмышыгызны чит ил белән бәйләвегезгә үкенгән чакларыгыз булмадымы?
-Юк, үкенгән чакларым булмады. Минем үкенергә вакытым да юк диярлек. Аллага шөкер, һәр ел саен авылыма – әти – әнием янына кайтып, дус – туганнар белән күрешеп, ял итеп китәм. Читтә булсам да, җан теләгән эшем белән шөгыльләнәм. Ел саен музыкант дуслар белән күрешеп, авылны дер селкетеп, концерт куябыз. Хәзер бит интернет, техника заманы. Беркемне дә югалта торган түгел.
- Әгәр дә музыкант булмасагыз, Сез кем булып китә алган булыр идегез?
- Миннән яхшы географ чыккан булыр иде, бәлки.
-Сезнең буш вакытларыгыз ничек үтә?
-Без бик тә сәяхәт итәргә яратабыз. Бик күп кенә илләрдә булырга өлгердек инде без. Англия , Италия, Германия, Дания, Норвегия....
- Италиядә яшәүче бер авылдашым минем аш ашавымны күргәч, шаккаткан иде. Ә Сез үзегез нинди ризыкларга өстенлек бирәсез: французныкынамы яисә русныкынамы?
-Юк, мин алай ризык сайланып утырмыйм. Без, мәсәлән, иптәшем белән икебез дә кыздырган бәрәңгене яратып ашыйбыз.
- Бик күп илләрдә булганлыктан, Сез инде хәзер әллә ничә телдә җырлый беләсездер?
- Әйе, күп телләрдә җырлыйм инде мин хәзер, шул ук рус теле, төрек,француз, итальян…
- Сезнең безнең гәҗит укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?
- Һәммәгезгә дә исәнлек -саулык, һәрчак яраткан эшегез белән шөгыльләнеп яшәвегезне телим. Әйтәсе килгән сүзем шул: безнең хөкүмәтебез һәм дә яшь буын олы кешеләргә, лаеклы ялга киткән өлкәннәргә карата игътибарлырак булсыннар иде.
Әңгәмәдәш – Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
24
апрель, 2026 ел
Түбән Новгородта 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы старт алды
ТР буенча ДФИ-Матбугат хезмәте
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз