ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бәхет, аны көтеп, чын күңелдән теләп алган гаиләләргә килә. Ә сабый туган гаиләдә бәхет күп тапкырларга артып килә.

Һәркемнең дә гомер юлы кешенең эш-гамәлләреннән, балаларының, хезмәттәшләренең һәм авылдашларының кадер-хөрмәтеннән чыгып бәяләнәдер ул.


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә
Аларның эше үзенә күрә авыр, җаваплы. Эштә аз гына игьтибарсызлык җибәрсәң, бүгенге техник хезмәт күрсәтүне иртәгесе көнгә калдырсаң, меңләгән кешенең тормышын куркыныч астына куюың ихтимал. 

Соңгы вакытларда “Бердәм Россия” сәяси партиясе региональ бүлегенең “күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәсе” урыннарда граҗданнар белән очрашулар үткәрүе  күпләрдә канәгатьлек хисләре уятты.

Районыбыз мәктәпләрендә укучыларның җәйге ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруга елның-елында зур игьтибар бирелә.

Трой-Урай авылының хөрмәтле кешесе, дистәләгән еллар агроном, парторг, авыл советы председателе вазыйфаларын башкарган  Надежда Воронинаның шушы көннәрдә күркәм бәйрәме булды. 


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

27 августта Тәберде Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Салахиева Гафифәбану Шиһабетдин кызын  95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ел да 30 август көнендә Балык Бистәсе районында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, “Авыл көне” билгеләнеп үтә.


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

25 август көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “ Доверие-Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасынын гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре,Алия Рафис кызы Хәбибуллина җитәкчелегендә “ Эшлә яхшылык” волонтерлар оешмасы,балалар һәм яшьүсмерләр өчен “ Акчарлак” социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән хәйрия очрашуы оештырдылар.


20
август, 2016 ел
шимбә

Матур, зәвык белән салынган бу йорт авылда иң күркәм өйләрнең берседер. Капка төбендә үк савыт-савыт чәчәкләр үсеп утыра. Бизәкле капканы ачып керүгә үк гөлбакча. Уң якта бихисап күп алмалы агач. Алмаларын күтәрә алмыйча ботаклары җиргә сыгылып төшкән. Түргәрәк үткәч күптөрле чәчәкләр, җиләк-җимеш агачлары тезелеп киткән. Сүзем бу матурлыкны тудыручы - Яңа Арыш авылында яшәүче Равия һәм Ирфан Вәлиевлар гаиләсе турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International