Трой-Урай авылның абруйлы кешесе

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Трой-Урай авылының хөрмәтле кешесе, дистәләгән еллар агроном, парторг, авыл советы председателе вазыйфаларын башкарган  Надежда Воронинаның шушы көннәрдә күркәм бәйрәме булды. 

Аны 80 яшьлеге белән тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгының урынбасары Л. Мөхәммәтҗанова, китапханә җитәкчесе Г. Будкина, мәдәният йорты җитәкчесе Ю. Фугина килде. Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырып чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр аңа. Юбилярны җыр-биюләр белән дә сөендерделәр.

Ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы, дүрт оныкчыгы булган бәхетле әбинең бүген күңеле тулы шатлык, күзләрендә елмаю иде. “Мин оныкларга һәм оныкчыкларга бай әби. Бүгенге көнем белән бик канәгать. Сау-сәламәт булыйк”,–ди ул.

Гөлназ Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International