25 август көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәткүрсәтү комплекслы үзәге “ Доверие-Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасынын гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре,Алия Рафис кызы Хәбибуллина җитәкчелегендә “ Эшлә яхшылык” волонтерлар оешмасы, балалар һәм яшьүсмерләр өчен “ Акчарлак” социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән хәйрия очрашуы оештырдылар.Чара ике өлешкә бүленгән иде. Бер өлешендә күңел ачу программасы, ә икенче өлешендә концерт куелды.
Балалар уеннарда актив катнаштылар, пиратларның картасын чишеп, хәзинәне эзләп таптылар. Аларнын җитезлекләре һәм бердәмлекләре аркасында биремнәр бик тиз чишелде. Бәйрәмнең дәвамы яшь талантлар һәм социаль бүлек хезмәткәрләре катнашында концерт белән төгәлләнде. Иң дулкандыргыч минутлар булып балаларга волонтерлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр саналды.