Тәүге гаилә учагын кабызучылар

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Ел да 30 август көнендә Балык Бистәсе районында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, “Авыл көне” билгеләнеп үтә.

         Балыкбистәлеләр өчен бу елгы бәйрәм икеләтә булды. Чөнки нәкъ менә бу көнне яңа Яр буе ачылу тантанасы булып узды. Олысы-кечесенә дә гаилә, дуслар белән ял итү өчен бу бик уңайлы урын булды.

         Районыбызның мондый зур чарасында ГХАТ бүлегше дә бик теләп катнашты. Тантаналы чарага Татарстан Республикасы көне алдыннан әле яңа гына гаилә корган парлар чакырылды. Бу елгы бәйрәмебезнең бизәге булып “Тәүге гаилә учагы”н кабызучылар номинациясендә Ренат-Ләйсән Мазитовлар, Руслан-Алинә Елисеевлар катнашты.

Районыбыз башлыгы Илһам Госман улы Валеев яшь парларга матур, бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International