Равия һәм Ирфан Вәлиевлар - Яңа Арыш авылының күркәм гаиләләрнең берсе

2016 елның 20 августы, шимбә

Оста кулында корал бии

Матур, зәвык белән салынган бу йорт авылда иң күркәм өйләрнең берседер. Капка төбендә үк савыт-савыт чәчәкләр үсеп утыра. Бизәкле капканы ачып керүгә үк гөлбакча. Уң якта бихисап күп алмалы агач. Алмаларын күтәрә алмыйча ботаклары җиргә сыгылып төшкән. Түргәрәк үткәч күптөрле чәчәкләр, җиләк-җимеш агачлары тезелеп киткән. Сүзем бу матурлыкны тудыручы - Яңа Арыш авылында яшәүче Равия һәм Ирфан Вәлиевлар гаиләсе турында.

Күркәм гаиләләрнең берсе алар

Равия апа белән Ирфан абый икесе дә Яңа Арышныкылар. Шунда туып үскәннәр, яшьлекләре дә бу авылда үткән. Карап торганда тыныч кына, артыгын сөйләшмәүче Ирфан абый алтын куллы кеше икән. Үз куллары белән төзегән каралты-кура. Тирә-юнҗдә чисталык-пөхтәлек. Бер артык чүп тапмассың. Бер кырыйда үзе җыйган тракторы тора. Техникумны укып бетергәннән соң эшләгән бу техника утыз елга якын аңа хезмәт итә. Әле дә яхшы хәлдә. Ясаган арбасын тагып аның белән печәнен, комын ташый. Аның мастерскоена кергәч гаҗәпләнүебез тагын да артты. Ниләр генә эшләми дә, нәрсә генә уйлап тапмый ул. Бер якта биш-алты йөз дәнә брусчатка гына тезелеп киткән. Ак, кызыл төсләре бар. Төрле формада, төрле рәсемле алар. Бусы бардер ясау өчен, монысы рәсемле, дип аңлата хуҗа. Брусчатка чсау өчен барлык җайланмаларны да үзе эшләгән. Бер якта эремә ясый торган савыты тора, аның янәшәсендә вибра өстәл куелган. “Эремәне ясап савытларга тутырганнан соң, биш-ун минут әлеге вибра-өстәлгә куярга кирәк. Бу өстәл эш барышының иң мөһим өлеше. Әлбәттә, бу хезмәттә хатыным һәм балаларым да ярдәм итә”,-ди Ирфан абый. Ковка өчен, тимерне профилҗле бөгү җайланмасын да эшләп куйган әле ул. Киләчәктә аның ярдәмендә капка, калай тәрәзә яңаклары ясау теләге бар. Бу аның буш вакытларында башкарган эшләре. Үзе гомер буе шофер, комбайн, йөк машиналары да йөрткән ул. Бүген ВЗП да шофер булып эшли. Без сөйләшеп торган арада абзардан үгезләр тавышы ишетелә башлады. “Дүрт үгезебез бар. Ашатыр, су эчертер вакыт җиткәндер. Кеше тавышын да сиземли алар”,-ди хуҗа. Һәрбер мал өчен аерым бүлем ясалган. Андагы чисталыкны күреп шаккаттык.

Сөйләшә-сөйләшә өйгә үттек. Анда тәмле чәйләр, ризыклар белән Равия апа көтеп тора иде. Өйдәге уңайлыклар шәһәрдәге кебек. Эшкә оста гаилә башлыгы барысын дә үзе хәстәрләгән, булдырган. Бактың исә, өйдәге гөл чүлмәкләре, гөл өчен аскуймалар, утыргычларны да Ирфан абый үзе ясаган икән. Агач тәрәзә рамнарын да эшләгән ул. Заказлар да күпләп биргәннәр. “Хәзер кеше пластик тәрәзәләр куйдыруны өстен итә. Агач рамнарга сорау юк хәзер”,-ди Ирфан абый.

Бердәм өйдә бәрәкәт була

Ир-ат тормышта “пирамида” төзесә, хатын-кыз булган матурлыкны, тынычлыкны саклап торырга, балалар үстерергә тиеш.  Ирфан абыйның тормыш иптәше Равия апа да үрнәк хатын, яхшы әни. “Тәртипле, акыллы булганы өчен ошаттым мин аны. Чибәр дә иде әле үзе,-ди аның турында Ирфан абый.  “Үзен дә тырыш, эшчән булганы өчен яраттым. Яши барган саен ярату хөрмәткә әйләнә бара. Бигрәк тә балалар үсеп, тормыш юлына баскач, бер-береңә кадер-хөрмәт тагын да арта”,-ди Равия апа. Өч-дүрт ел очрашып йөргәннән соң гаилә корып җибәрәләр. Равия апа югары белемле рус теле укытучысы. Утыз өч елдан артык Яңа Арыш мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы грамоталар һәм мактау хатлары белән бүләкләнгән. 2011 елда “Иң яхшы укытучы” конкурсында  грант откан. “Хәзерге заман балалары тырыш, тәртипле, күп беләләр. Алар белән эшләве дә кызык. Мәктәпне бетереп чыккан укучыларым хәзер дә шалтыратып хәлләремне беләләр. Бәйрәм саен котлыйлар. Минем өчен бу иң зур шатлык”,-ди Равия апа. Ирфан абый да яраткан хатынын бәйрәм вакытларында игүтибарсыз калдырмый. Чәчәк бәйләмнәре, алтын-көмеш бүләк итә.

 

Өч бала тәрбияләп үстергән алар. Икесенә югары белем биреп тормыш юлына бастырганнар. Өченчеләре дә быел рус теленнән имтиханда туксан бер бал җыеп, югары уку йортына укырга кергән. Ата-ана өчен бу бик зур бәхет.

Ишек алдындагы бакча-гөлне Равия апа үз куллары белән тудыра. Җиләк-җимеше дә тәртип белән үз урынында үсеп утыра. “Чәчәкләр бик яратам. Өемдә дә гөлләр күп үстерәм. Яшелчә, җиләк-җимешкә дә игүтибар, тәрбия кирәк. Менә бу кура җиләге куакларын биш-алтылап бәйләмгә бәйләп куям. Көзен корганнарын алам. Яңа үсентеләреннән тагын бер бәйләм ясыйм. Болай эшләгәндә араларыннан йөреп була. Җиләген җыю да ансат”,-дип бакча серләре белән бүлеште хуҗабикә. Бу тату, тырыш гаиләгә карап күңел сөенә. Бер-берсенә хөрмәтле булу, хезмәт ярату, бер эштән дә курыкмау нык гаиләнең нигезе дип уйлыйм. Балаларына яхшы ата-ана булу белән бергә яшҗләргә менә дигән үрнәк алар. “Гаиләдә тынычлык хөкем сөрсә, балалар да тәртипле булып үсә”,-ди алар.

Гөлназ Зарипова. 

Автор фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International