Хезмәтләре үтә дә җаваплы

2016 елның 3 сентябре, шимбә
Аларның эше үзенә күрә авыр, җаваплы. Эштә аз гына игьтибарсызлык җибәрсәң, бүгенге техник хезмәт күрсәтүне иртәгесе көнгә калдырсаң, меңләгән кешенең тормышын куркыныч астына куюың ихтимал. 
Шуңа күрә биредә бар тарафта да тәртип, пөхтәлек күзгә ташлана да инде. Ә тәртип исә иминлекнең төп нигезе булганын бүген берәүгә дә төшендерергә кирәкмидер. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район газ службасы җитәкчесе Бәйрамхан Фатыйхов белән без дә нәкь шул хакта әңгәмә кордык.
 
- Бәйрәмхан Фатыйхович, үз бәйрәмегезнең Республика көне белән бер тирәдә булуына ничек карыйсыз?
 
- Кемгә ничектер безгә һәр көнне уяу, көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк. Без моны хезмәткәрләребездән дә таләп итәбез. Ни дисәң дә, өстә җаваплылык дигән нәрсә дә бик зур бит. Бүгенгесе көнне безнең хезмәткәрләребез районыбыз биләмәсендә 840 километр озынлыкта газ челтәрен үз контрольлекләрендә тоталар. Моннан тыш, 30 газ бүлү пунктларына һәм 100 газ басымын көйләү шкафларына даими рәвештә хезмәт күрсәтеп торабыз. Районыбыз биләмәсендә табигый газ ягулыгыннан файдаланучыларыбызның һәр елда артып торуы да олы җаваплылык өсти. Димәк, районыбыз үсә, киңәя, яңа торак йортлар калкып чыга. Бүгенгесе көнне районыбызда абонентларыбызның саны 11 меңгә җитте. Муниципаль район башлыгының даими булышлыгы һәм кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә соңгы елларда район үзәге тирәсендәге яңа микрорайоннарда да газлаштыру эшләре югары темплар белән бара.
 
-Бүгенгесе көнне сезнең хезмәткәрләр алдында торган иң әһәмиятле бурычларның кайберләре белән таныштырып үтсәгез иде?
 
-Алда әйткәнемчә, хезмәткәрләребез бер минутка да уяулыкны югалтмаска бурычлылар. Ял-бәйрәмнәрдә дә җаваплы хезмәткәрләребез районнан читкә чыгып китмәскә тырышалар. Чөнки, фаҗига килсә таләпчәнлекне арттыру турында сөйләшүнең бер мәгънәсе калмый. Рафаэль Гыйлемханов, Айрат Гобәйдуллин, Рафаэль Сәләхетдинов кебек егетләребез тәүлек буена кизү торалар, бөтен районыбызны үз игътибарларында тоталар. Аларга һәрбер авыл җирлегендә яшәп эшләүче хезмәткәрләребез зур ярдәм күрсәтәләр. Безнең алда һәр елдагыча авылларда һәм район үзәгендә газдан файдалану тәртибен саклау, авыл халкы арасында куркынычсызлык таләпләренең төгәл үтәлешен тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. Күз алдына китереп карагыз, 112 кешелек хезмәт коллективы өчен 204 мең гектардан артык мәйданны биләгән районны контрольдә тоту бер дә җиңел хезмәт түгел.
 
-Әңгәмә барышыннан аңлашылганча эш сөючән хезмәттәшләрегезгә әйтер сүзләрегез бардыр, аннан килә, үз вазыйфаларына тугры караучы, эшләрен төгәл башкаручы хезмәткәрләрегез белән дә таныштырып үтсәгез иде? 
 
- Иң элек шуны әйтәсем килә, бүген бездә үз хезмәтләрен белеп, аны зур җаваплылык хисләрен тоеп башкаручы менә дигән яхшы коллектив тупланды. Алар үзалларына куелган бурычларны тел-теш тидермичә үтиләр. Белгәнегезчә районыбыз бик олы. Шуңа, урыннарда Илдар Абдуллин (Саескан тавы, Казаклар, Камск), Ринат Агмалов (Таулар, Алан Полян, Лесхоз, Шеморбаш), Равил Садретдинов (Олы һәм Кече Атмас, Дикое Поле), Рәфис Сәфиуллин (Дон Урай, Кульга, Осиновка) кебек хезмәткәрләребезгә ышаныч зур. Алар район үзәгеннән шактый еракта берничәшәр авыл кешеләрен өзлексез газ ягулыгы белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшлиләр, авылдашларыннан да алар хакында бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетүе безнең өчен дә күңелле. Шуңа форсаттан файдаланып аларның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Гомумән дә, коллективыбыз хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм һәм алар адресына иң изге теләкләремне юллыйм.
 
Идрис Аметов.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International