ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2014 ел
шимбә
Яңа Арыш авылы ферма мөдире Таһир Имамиевның туган авылында  хезмәт юлын башлавына 40 ел тулды.
Район җитәкчелеге тарафыннан  кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә игътибар арта башлагач, күпләр башка юнәлешләрдә үз урынын табарга тырыша. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Дилүс Гатиятов белән әңгәмәдә  нәкъ менә бизнеска кагылышлы мәсьәләләргә тукталырга булдык та инде.
Арчада “Сәламәтлек РТ” авыл Спартакиадасы кысаларында армрестлинг буенча республика беренчелеге булып узды. Анда авыл районнарыннан 20 команда катнашты.
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифгать Нургали улы Миннеханов районыбызга эш визиты белән килде.
Бүген район башлыгы Илһам Валеев район үзәге, Анатыш, Масловка православия храмнарының өлкән попларын кабул итте. Кабул ителүдә районның рус, керәшен татарлары оешмалары җитәкчеләре, административ органнары вәкилләре катнаштылар.
Кулон-Агро” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Нурислам Гыйльманов быел кырда 40 нчы язын каршылый.
Язгы кыр эшләре районыбызда уңышлы төстә башланып китте. Быел кулонлылар беренче булып кырга чыктылар.
Алда хәбәр ителгәнчә, бүген “Озын толымлы гүзәл” конкурсына йомгак ясалды. Аның финал өлешендә 14 кызыбыз катнашты. Алар өч турда көч сынаштылар.
Дартс–моннан берничә гасыр элек Британия утрауларында барлыкка килгән уен. Ул тиз арада дөньяның күп кенә илләрендә популярлаша.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Зәңгәр Күл авылыннан Радик, Зөлфия Шакировлар гаиләсе чын мәгънәсендә бәхеткә бай гаилә. Балаларның шат авазы өзелеп тормый әлеге йорттан. Беренче кызлары Илүзә туганнан соң гаиләдә игезәк малайлар—Рәмзил белән Рәзил аваз сала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International