Балык бистәсе спортчылары җиңү яулый

2014 елның 19 апреле, шимбә
Арчада “Сәламәтлек РТ” авыл Спартакиадасы кысаларында армрестлинг буенча республика беренчелеге булып узды. Анда авыл районнарыннан 20 команда катнашты.
Танылган спортчыбыз Дилбәр Мусина бу мәртәбәле бәйгедә республика чемпионы исемен яулады. Айзилә Хәбибуллина, Ранис Имамиев өченче урыннарны алуга ирештеләр. Рафис Гатиятуллин дүртенче урынга чыкты. Фәнил Нурмөхәммәтов, Алмаз Гыйльманов, Илназ Хисамиев, Гөлназ Гыйльманова үз үлчәү авырлыкларында беренче унлыкка керделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International