ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Районыбыз хуҗалыклары бу язда көздән чәчелгән 13,5 мең гектар мәйданда уҗымнарны тукландырачаклар.
Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә Тукай атналыгы бара. Юлсубино мәктәбендә дә бу уңайдан 5-6 сыйныф укучылары тарафыннан Галимҗан Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?” әсәре сәхнәләштерелгән, “Тукай–безнең күңелләрдә” әдәби-музыкаль композиция, китап укучылар конференциясе, тамчы-шоу интеллектуаль уены үткәрелгән.
24 апрель көнне район хакимиятенең актлар залында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү ассоциясе вице-президенты Рафыйк Шәйхетдинов катнашында район эшмәкәрләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
Язмамны әкияттәй матур итеп башлыйм әле… Балык бистәсе районы Бикчурай авылында яшәгән ди, бер тату гаилә. Алар ике малай,  дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары үсеп җитү белән Чулман елгасы буенда калкып чыккан Түбән Кама шәһәренә юл тотканнар. Ислам абый (иң олы уллары) бирегә моннан илле еллар элек килеп урнашкан.
Район үзәк хастаханәсендә регионара үзәк директоры Рәшит Абдуллин, район поликлиникасының баш табиб урынбасары Нияз Фәсхетдинов, Балык бистәсендәге “АК БАРС – Мед” компаниясенең директоры Рөстәм Сәләхетдинов халык белән очрашып, аларга дәваланучыларның хокуклары, түләүле һәм түләүсез хезмәтләр турында сөйләделәр.
Районыбыз биләмәсе аша бүген берничә эре автомобиль трассалары үтә.
Машина-трактор паркына иртәрәк барып агрегатларны тагын бер кат күздән кичерергә иде, дип Алмаз эш урынына ашыкты. Иң элек ул үзе эшлиячәк чәчкечләрне күздән кичерде. Моңарчы да инде күп мәртәбә карап чыккан булса да җитешсезлекләр табыла шул. Бушаган болтларын тарттырды, майлыйсы урыннарын күңеленә билгеләп куйды. Узган ел шушы агрегат ярдәмендә 1200 гектарда комбагыш һәм байтак кына күләмдә кукуруз чәчкән иде. Быел да эш фронты шуннан ким булмастыр мөгаен. Чөнки хуҗалыкта терлекләрнең баш саны шактый артты.
Күптән түгел Татарстан республикасының Премьер министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә “Янгын куркынычы янаган чорга әзерләнү һәм Татарстан республикасы территориясендә урман янгыннарын кисәтү, аларга каршы көрәш” темасына видеоконференция уздырылды.

19
апрель, 2014 ел
шимбә

“Христиан динендәге райондашларыбызның көтеп алынган Пасха бәйрәмендә күмәч пешерү гадәте бар. Аны әзерләгәндә яисә сәүдә нокталарыннан сатып алганда нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген аңлатсагыз иде?

В.Аксенова”.

Изгелекләр кылу–һәр кешенең изге бурычы. Бигрәк тә матди ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне читтә калдырмау, аларның үтенечен канәгатьләндерү, аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итү зур савап санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International