Балык бистәсе эшмәкәрләре очрашуы

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

24 апрель көнне район хакимиятенең актлар залында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү ассоциясе вице-президенты Рафыйк Шәйхетдинов катнашында район эшмәкәрләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

Анда район эшмәкәрләренең эшчәнлеге, үсеше, инвестицион кертем мәсьәләләре турында киңәшләштеләр, үзара хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар. Аннан күренгәнчә районда бизнес үсешенә ныклы нигез бар дигән фикергә киленде. Соңыннан район эшмәкәрлек советы оештырылды. Аның рәисе итеп бертавыштан Руслан Дормидонтов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International