Изгелекләр кылу–һәр кешенең изге бурычы. Бигрәк тә матди ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне читтә калдырмау, аларның үтенечен канәгатьләндерү, аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итү зур савап санала.
Нәкъ менә шушы максатлардан чыгып, һәр елны безнең районыбызда хәйрия марафоны үткәрелә. Ә бу елны марафон 17 апрель көнне Мәдәният йортында “Наша Победа” исеме астында узды. Шунысы сөендерә, әлеге марафонда катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта бара.