Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Җаны, каны белән җиргә береккән
2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Машина-трактор паркына иртәрәк барып агрегатларны тагын бер кат күздән кичерергә иде, дип Алмаз эш урынына ашыкты. Иң элек ул үзе эшлиячәк чәчкечләрне күздән кичерде. Моңарчы да инде күп мәртәбә карап чыккан булса да җитешсезлекләр табыла шул. Бушаган болтларын тарттырды, майлыйсы урыннарын күңеленә билгеләп куйды. Узган ел шушы агрегат ярдәмендә 1200 гектарда комбагыш һәм байтак кына күләмдә кукуруз чәчкән иде. Быел да эш фронты шуннан ким булмастыр мөгаен. Чөнки хуҗалыкта терлекләрнең баш саны шактый артты.
–Үзем эшлиячәк агрегатларны кат-кат тикшереп көйләүнең бер дә зыяны булмас,–ди ул. Әтисе Васил абзый да бу хакта улына һәрчак искәртеп торырга яратты. Күп еллар дәвамында хуҗалыкта искергән, таушалган техника агрегатлар белән эш иткән әтисенең бар да үзәгенә үткән булгандыр. Мәктәп елларында ук әтисе янәшәсендә “кайнаган” Алмаз, район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тотты. Хәрби хезмәттән кайткач егет үзен тракторга утыртуларын сорап идарәгә керә. Менә шуннан башлана инде аның чын мәгънәсендәге игенче хезмәтенең башы. Иң куанычлысы, Алмаз елның-елында тырыш хезмәте нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешә. Бу хакта безгә “Востокзернопродукт” хуҗалыгының баш икътисадчысы Фәния Гарипова сөйләде:
–Алмаз Мөхәммәтшин үз хезмәтенең чын остасы. Үзенә йөкләгәнне ул һәрвакыт сыйфат белән, тел-теш тидермәслек итеп башкара. Егетнең кулыннан килмәгән эше юк. Хәтта, авылдашларының магнитофоннарын, радиоалгычларын итеп төзәтергә дә вакыт таба ул. Гаиләсе дә авылда күпләргә үрнәк. Быелгы язгы кыр эшләренә дә без аңа зур өметләр баглыйбыз. Әле чәчү кыр эшләре генә түгел, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю чорында да алыштыргысыз хезмәткәр ул. Иң элек печән пресслый, аннары кырдагы саламны рулонлап урнаштыруда катнаша,–диде ул.
Иңендә 20 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе булган механизаторга быелгы кыр эшләрендә дә зур өмет баглый хуҗалык җитәкчеләре.
Идрис Аметов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз