Хәерле сәгатьтә, игенче!

2014 елның 19 апреле, шимбә
Язгы кыр эшләре районыбызда уңышлы төстә башланып китте. Быел кулонлылар беренче булып кырга чыктылар. 
Әлеге хуҗалыкның Ямаш, Балтач авыллары янәшәсендәге көзге бодай җирен тукландыру башланды. Уңган механизатор Рәсүл Фәхретдинов иртә таңнан “Томан” агрегаты белән уҗым тукландырырга керешә. Аны азотлы ашлама белән тоткарлыксыз Рамил Мәннанов тәэмин итә. Кыска гына вакыт эчендә алар инде 350 гектар мәйданда уҗым тукландырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International