Кем төзерәк?

2014 елның 19 апреле, шимбә
Дартс–моннан берничә гасыр элек Британия утрауларында барлыкка килгән уен. Ул тиз арада дөньяның күп кенә илләрендә популярлаша. Күптән түгел Шумковода дартс буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Аны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Хәйдәр Зыятдинов оештырды. Дистәгә якын ир-егет төгәллектә көч сынаштылар. Иң төз мәргән булып Шумководан Фазыйл Мөбәрәков танылды. Икенче урынга Илфар Мөхәммәтгалиев (Шумково) чыкты. Өченче-дүртенче урыннарны Айнур Мөбәраков (Казан), Юрий Терентьев (Олы Укмас) бүлештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International