РӘМЗИЛ белән РӘЗИЛ ШАКИРОВЛАР

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Зәңгәр Күл авылыннан Радик, Зөлфия Шакировлар гаиләсе чын мәгънәсендә бәхеткә бай гаилә. Балаларның шат авазы өзелеп тормый әлеге йорттан. Беренче кызлары Илүзә туганнан соң гаиләдә игезәк малайлар—Рәмзил белән Рәзил аваз сала. Һәм тагын 10 елдан шатлык өстенә нур өстәп Альфис белән Данис туа. Һәр бала дөньяга үз бәхете белән килә дигән акыллы гыйбарә яши. Без дә әлеге гаиләгә карап шулай дибез. Сокланырлык та! Радик белән Рәзил бүген Күгәрчен мәктәбендә 7 сыйныфта укыйлар. Әти-әниләренең уң куллары, булышчылары. Икесе дә спорт белән шөгыльләнәләр, Рәзил әле уку алдынгысы да.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International