ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2014 ел
шимбә
–И кызым, олы тормыш юлына да аяк бастың. Ходай рәхмәте белән туйларны да күңелле үткәрсәк иде. Гаиләгезне саклагыз, балам. Чит-ят сүзләрне арагызга кертмәгез. Сез тату яшәсәгез, без дә бәхетле булырбыз,–ди Фәния апа кызы Лилиягә.
– Үткәннәр белән яшәп булмый, Илһам абый, тормыш дәвам итә, һәр мизгелнен тәмен тоеп кала белергә кирәк. Өйләнергә кирәк сезгэ, – дип юатырга тырышты аны укучысы Ринат. Тик Илһамнын гына үткәннәрдән аерыласы килми шул.
Каз. Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексы үз эшен яңа баштан башлап җибәргән.
Балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозуларны кисәтү, җәмәгать тәртибен бозучы балигъ булмаганнарның төркемнәрен, сукбайлыкта йөрүче үсмерләрне, аларны хокук тәртибен бозуга этәрүчеләрне ачыклау максатыннан районыбыз территориясендә “Үсмер” ведомствоара оператив–профилактик операциясе бара.
 Кичә иртәнге 6.00 сәгать тирәсендә Балык бистәсе районының Зәңгәр Күл  белән Котлы Бөкәш авыллары арасында “тугызлы” автомобиле каплана. Ун яшьлек кыз бала һәлакәт булган урында һәлак була. Руль артындагы ана һәм аның ун яшьлек улы зыян күрмиләр.
Агымдагы елның биш аенда Балык бистәсе районы территориясендә 15 урлашу очрагы теркәлде.
Әфганстаннан совет сугышчыларын чыгаруга февраль аенда 25 ел булган иде. Анда районыбыздан  82 егет катнашкан. Шуларның бер өлешен районда, икенче өлешен Бөкәш зонасынада котладылар.
Җирдән табыш алырга өметләнүчеләргә соңгы елларда табигать шартлары “аяк чала”, яңгырлар булмау сәбәпле, корылыктан күп хуҗалык зыян күрә. Шул сәбәпле, кайбер эшмәкәрләр зарланырга да ярата. Ә менә  Ильмаз Закировның буш сүзләргә вакыты юк. Ул Кече Әшнәк авылында урнашкан “Закирова” гаилә фермеры идарәчесе. Иртәдән үк ул машина паркына бара, нәрәт бирә. Шуннан терлек фермасын карап чыгып, җәйләүгә китә, аннан  иген басуын әйләнеп кайта.
Унтугызынчы “Алтын каләм” республика яшьләр фестиваленең финал турында безнең районнан ике кызыбыз–Алия Хабибуллина (Балык бистәсе) һәм Илүзә Заһидуллина (Күки) катнашалар.
Кояшлы, җылы көннәр, җиләк-җимешнең мул чоры башланды. Витаминлы ризыкларны татып карау вакыты җитте. Иң беренчеләрдән булып каен җиләге өлгерә торгандыр. Башкалардан тәмлелеге, хуш исе белән аерылып тора ул. Вак кына булса да, минераль матдәләргә, витаминнарга бик бай. Халык медицинасы аны күп авыруларны дәвалау өчен куллана. Быел аның уңышы бермә-бер арткан. Тырыш, ялкауланмаган кеше аны чиләк-чиләкләп җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International