«Үсмер» операциясе

2014 елның 28 июне, шимбә
Балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозуларны кисәтү, җәмәгать тәртибен бозучы балигъ булмаганнарның төркемнәрен, сукбайлыкта йөрүче үсмерләрне, аларны хокук тәртибен бозуга этәрүчеләрне ачыклау максатыннан районыбыз территориясендә “Үсмер” ведомствоара оператив–профилактик операциясе бара. Ул өч этапта үткәрелә. Беренчесе тәмамланып килә инде. Икенче этап 10июльдән 25 июльгә кадәр, өченчесе–1 августтан 15 августка кадәрле. Операция барышында шулай ук ата–аналар белән очрашулар, яшьләр кич белән ял итә торган урыннарга рейдлар уздыру, үсмерләр арасында исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, наркотик һәм психотроп матдәләр таратуны кисәтү буенча башка төрле чаралар күреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International