Велосипедка кызыгалар

2014 елның 28 июне, шимбә
 Агымдагы елның биш аенда Балык бистәсе районы территориясендә 15 урлашу очрагы теркәлде.
–Быел ике автомототранспорт (бер мотоцикл, бер “Буран”) урладылар. Ә җәйгә чыккач, велосипедлар урлау очраклары артты. Июнь аеның беренче ункөнлегендә генә дә ике велосипед урлау хакында гариза керде. Хәзер бу фактлар буенча оператив-тикшерү эшләре алып барыла,–ди район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов.
 Бу җәһәттән,  район эчке эшләр бүлеге   балыкбистәлеләргә  велосипедларны караучысыз урамнарда, подъездларда калдырмаска киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International