Юбилей медальләре тапшырылды.

2014 елның 28 июне, шимбә
Әфганстаннан совет сугышчыларын чыгаруга февраль аенда 25 ел булган иде. Анда районыбыздан  82 егет катнашкан. Шуларның бер өлешен районда, икенче өлешен Бөкәш зонасынада котладылар. 
Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында, Рәсәй саклау  Министрлыгының  2013 елның 17 нче декабре  900 нче номерлы указы нигезендә,  әфганчыларга юбилей медальләре  тапшыру тантанасы булып узды.  
Тантананы Рашат Хабибуллин ачып җибәрде. Ул ветераннарны юбилей белән тәбрикләде, аларга тыныч, имин тормыш теләде. Аннан, Балык бистәсе районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Фәрит  Вагапов,  егетләрне сәхнәгә чакырып медальләрне тапшырды. Соңыннан ветеран Николай Карпиев  сәхнәгә чыгып сугышчан дусларын котлады. Хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерде. “Ветераннар, ешрак очрашсак иде”,- дигән теләген белдерде. Аннан Рашат Хабибуллин әфганчыларга район башлыгы Илһам Валиевның котлавын җиткерде. Патриотик тәрбия бирү йөзеннән чакырганда мәктәпләргә,  укучылар белән очрашуларга барырга тәкъдим итте. 
 
                              Гөлназ Зарипова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International