Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсендә җир җиләге сатып та табыш кертәләр
2014 елның 28 июне, шимбә
Кояшлы, җылы көннәр, җиләк-җимешнең мул чоры башланды. Витаминлы ризыкларны татып карау вакыты җитте. Иң беренчеләрдән булып каен җиләге өлгерә торгандыр. Башкалардан тәмлелеге, хуш исе белән аерылып тора ул. Вак кына булса да, минераль матдәләргә, витаминнарга бик бай. Халык медицинасы аны күп авыруларны дәвалау өчен куллана. Быел аның уңышы бермә-бер арткан. Тырыш, ялкауланмаган кеше аны чиләк-чиләкләп җыйган.
Кайберәүләр үзләре өчен җыя, кышка компот, кайнатмалар ясап куя. Кайберсе үзеннән артканын сата да. Бигрәк тә, автобус тукталышларында, базар тирәләрендә аны сатып торучы апаларны еш күрергә була. Быел каен җиләгенең бер литры 350-400 сумнан йөри, ә биш литрын бер мең ярымнан да табарга була. Бакча җиләге-виктория дә быел мулдан. Аның килосы базарда 150 сум.
Кече Әшнәк авылыннан Рәшидә Хөснетдиновалар һәм Фәрит Шакировлар гаиләсе күп җиләклек аланга тап булган. Җиде дистәсен ваклаган Рәшидә апа: “Моның кадәр җиләкне гомеремдә беренче тапкыр күрәм”, – ди, шаккатып. Алар ун литрлап җыйганнар. Шул ук авылныкы пенсионер Фәрит абый тормыш иптәше белән бергә җиде литр җыеп алган. “Быел узган елгыга караганда күбрәк булды. Яуган яңгырларның файдасы булгандыр”, – ди ул сөенеп.
Наратлы авылыннан Мөслимә Мөхәммәтҗанова быел июнь башыннан ук җиләккә төшә. “Май ае җылы килү сәбәпледер, быел җиләк иртә өлгерде. Июньнең егермеләрендә генә җыйган чаклар да булгалады”, - ди ул. Көненә 14-20 литрлап җиләк җыеп сата Мөслимә апа. Урманлыкка алар тормыш иптәше белән бергә йөри. Ял көннәрендә балалар белән оныклар да иярә икән. “Дүрт яшьлек оныгым да җыя белә”, – дип горурлана ул. Аның үзе белгән сатып алучылары бар. Яңаларын да табып тора. Район үзәгенә заказ белән генә китереп сата.
–Ходай биргән хәзинәне таптап йөреп булмый. Булдыра алганча җыябыз әле, – ди 78 яшен тутырган Асия Кәбирова. Узе Починок авылыннан. Шул тирәдәге урманнардан көн дә бишәр литрлы чиләкне тутырып кайта ул. Үзеннән калганын сата да. Унган-булган бу әби барысына да өлгерә: шәлен дә бәйли, намазын да укый. Җиләклектән төшке ашка кадәр кайтып җитә торган булган. Бүген озаклап йөргән. “Урманга кергәч, бөтен авыруларым юкка чыга. Җиләк җыярга яратам мин”, – ди ул.
Бу табигать биргән иң чиста продуктларның берсе. “Бер стакан тирәсе каен җиләге ашаган кеше, еллык витамин туплый”, – ди халык.
Гөлназ Зарипова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр итә: автоном хәбәрче-янгыннан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
1
май, 2026 ел
2026 елның 1 маенда 21 сәгатьтән 2 майда 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 2 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз