“Алтын каләм” республика фестивалендә Балык Бистәсеннән дә ике кыз катнаша

2014 елның 28 июне, шимбә
Унтугызынчы “Алтын каләм” республика яшьләр фестиваленең финал турында безнең районнан ике кызыбыз–Алия Хабибуллина (Балык бистәсе) һәм Илүзә Заһидуллина (Күки) катнашалар. 
Дөрес, Илүзә хәзерге вакытта Казан шәһәрендә укуын дәвам иттерүе сәбәпле, Совет районы данын яклаячак. Тик монда туган, шушыңынчы Күки мәктәбендә укыган Илүзәне үзебезнеке санарга хакыбыз бар. Ул әле күптән түгел генә укучыларның Бөтендөнья олимпиадасында катнашып өченче урынга лаек булган иде. Безнекеләр “Алтын каләм” нән дә буш кайтмаслар дигән өмет бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International