ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2016 ел
җомга

Гаилә – җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.

Бәхет гаиләдә туа! Яратудан гына җирдә бәхетле бала туа!

Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Балык Бистәсе районында тантаналы рәвештә Рания исемле кызны бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.


2
июль, 2016 ел
шимбә

"Масловский” җәмгыяте хезмәтчәннәренең уңышларын гадәти итеп күрергә ияләшеп беттек бугай инде. 

Бу ел башыннан районыбыз хуҗалыклары хәзерләүчеләргә 5291 тонна яхшы сыйфатлы сөт озаттылар. Бу узган елдагыдан 15 процентка артык.

Иванай авылына керәшен кардәшләрнең «Чук» бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрдә булдык. Юллары ташка үлчим булса да матур йортлары, нык, олы каралты-куралы хуҗалыклары белән җәлеп итте сала. Яңа йорт җиткезеп ятучылар да бар икән. Димәк авыл яши әле,яшиячәк.

  Җитәр вакытлар, сыерның ничек савылганын, ашлыкның ничек үскәнен, атның ничек йөк тартканын күрергә интизар булып авылга юл алучылар табылыр. Аларны икенче исем белән “туристлар” диеп атарбыз. Ә моңа күп калмады инде. 

Районыбыз хуҗалыклары елның-елында яңа техника белән тулыланып тора.

Көндәлек мәшәкатьләр белән еш кына районда булган үзгәрешләргә игътибар биреп җиткермибез. Ә бит кунакка кайтучылар матур үзгәрешләрне шулчак күреп алалар. “Балык Бистәсе үсә, матурлана”,–ди алар.Чыннан да, соңгы елларда үзәкне матурлау максатында зуур эшләр башкарыла. Әле менә күптән түгел генә Кама елгасы буенда олы ял мәйданын торгызу эшләре башланды.

Беренче багана–механизаторларның исем-фамилиясе, икенче–комбайн, агрегатлар, өченче–башкарылган эш күләме (тонналарда, гектарларда).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International