Бу ел башыннан районыбыз хуҗалыклары хәзерләүчеләргә 5291 тонна яхшы сыйфатлы сөт озаттылар. Бу узган елдагыдан 15 процентка артык.
Сөт җитештерүдә бүген Яңа Арыш, Олы Елга, Зур Мәшләк, Масловка фермалары лидерлык итәләр. Яңаарышлылар көненә 8, олыелгалылар 6 тонна продукция озаталар. Фермерларыбызның да өлешләре күләмле. “Габдриев” ”Габитов”, ”Гөбәйдуллин” хуҗалыклары һәр сыердан уртача 20 шәр килограм сөт савалар. Ә район хәзерләүчеләргә көненә 42 тонна чамасы сөт сата.