Бәхет гаиләдә туа! Яратудан гына җирдә бәхетле бала туа!
Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, район мәдәният йорты, Песния фонды, ГХАТ бүлеге белән берлектә, Балык Бистәсе муниципаль районында гаиләләргә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат тапшырылды.
Пенсия фонды җитәкчесе Валеева Минзия Госман кызы яшь әниләрне истә калырлык матур көн белән тәбрикләп, һәрберсенә ана капиталына сертификат тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Венер кызы Каримуллина матур гаиләләргә тынычлык, игелек теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.