Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Балык Бистәсе районында тантаналы рәвештә Рания исемле кызны бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.
Олы Солтан авылыннан хезмәттәшебез Гөлзия икенче кабат әни булды, якты доньяга ул Рания исемле матур кызчык тудырды.
Рафаэль белән Гөлзия Сөнгатуллиннар гаиләсендә кызлары икенче бала. Олы уллары Ранил дә, сеңлесе туу белән “дәү егет” булды.
Бүген сөенчләре белән бүлешер өчен Рафаэль белән Гөлзиянең иң якын кешеләре – әти-әниләре һәм туганнары килде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина да тантаналы мәҗлестә теләп катнашты. Рафаэль белән Гөлзияне бәхетле көннәре белән тәбрикләп, Рания исемле кечкенә кызчыкка дәүләт тарафыннан бирелә торган тәүге документ – туу турында таныклык тапшырды.
Яратудан гына җиргә бәхетле бала туа! Мондый бәхетле мизгелләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз!