Гаилә – җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.
Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән тантаналы өлеш башланды.
Һәрберсен аерым тәбрикләп, киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булуын теләп, ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Альмухаметова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыков, паспорт тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина яшьүсмерләрне тормышларында була торган тантаналы көннәре белән тәбрик итте.
Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.
Тантаналы чарада яшьләр генә түгел, аларның әти-әнисе дә теләп катнашты.
Тантаналы чара азагында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы дәвам итте.