Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсенә сыер савып карарга килерләрме?
2016 елның 2 июле, шимбә
Җитәр вакытлар, сыерның ничек савылганын, ашлыкның ничек үскәнен, атның ничек йөк тартканын күрергә интизар булып авылга юл алучылар табылыр. Аларны икенче исем белән “туристлар” диеп атарбыз. Ә моңа күп калмады инде.
Күрше-тирә төбәкләрдә ачылган авыл туризмы үзәкләренең бүгенге эшчәнлеге шуны дәлилли булса кирәк. Районыбызда моннан берничә ел элек кенә пәйдә булган “Хрустальное озеро” ял урынына меңәр километр ераклыктан балык тотарга, ял итәргә килүчеләрнең арта баруы да шуңа ишәрәли. Замана егетләре йоклап ятмый, көн-сәгать таләпләренә яраклаша. Бу уңайдан бер язмам искә төшә. Моннан нәкъ ун ел элек районыбызга “бик серле инвесторлар” килеп Кама буенда “оҗмах почмагы” ясау хыялы белән янып, могҗизаи планнары белән уртаклашкан иделәр. Районыбызны җәннәти кузаллаудан башлар әйләнгән әле дә хәтердә. Инвесторларыбыз сөйләгәнчә, 5 ел эчендә дөньяда альтернативасы булмаган ял үзәгендә - 10 мең халыкка исәпләнгән авыл, 5 йолдызлы кунакханәләр, рестораннар, ау һәм балык тоту мәйданчыклары, зур зоопарк, спорт-театр комплекслары, зур клиника, чаңгы шуу таулары, трамплиннар, 30-35 меңгә исәпләнгән концерт мәйданчыклары. Боз Сарае һәм тагын әллә ничаклы зәвыклы объектлар төзү иде аларның планнарында. Хәтта, Кама өстендә Тегермәнлек, Ямаш авылларына күренмәле шар сыман рестораннар да пәйдә булырга тиешле иде. Тик, 2 миллиард еврога исәпләнгән проект хуҗаларын шушы очрашудан гайре күрергә насыйп булмады, ни кызганыч? Язманы республика матбугаты да басып чыгаргач, танышларның, дусларның, коллегаларның ак көнләшүе шактый озак гомерләргә сузылды.
Инде менә бу атна башында авыл туризмына кагылышлы тагын бер очрашуның шаһитлары булдык. Алга китеп әйтим, монысы инде безгә, җиргә якынрак сөйләшү килеп чыкты. Аны республиканың авыл туризмы төбәкара ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева оештырды.
- Исеменә җисеме, дигәннән, нигә бүгенге көндә сездә уза торган “Балыкчы көне”н республика күләменә күтәрмәскә? Балык белән шөгыльләнүче төбәкләр күп түгел, шөгыльләнгәннәргә дә сезнең тамашада катнашу зыянга булмас, - дигән нотада башланып китте бу сөйләшү.
Аннан, сүз районда авыл туризмын җәелдерү өчен мөмкинлекләрне барлау, бу эшкә бергәләп алыну юллары хакында барды. Чыннан да, Сабантуйлар вакытында, башка чараларда үзебезнең кул осталарының эшләрен күрсәтә башлыйбыз икән, халык агыла гына бит кызыксынып. Шул ук макроме үрү, шәл бәйләү, көмеш сувенирлар, картиналар ясау дисеңме?! Бездә бер дигән аш- су осталары бар. Ә нигә милли ризыклар пешерүне, аның белән туристларны сыйлауны туристик гамәлгә кертмәскә. Бер елны районга немец туристлары килделәр. Без аларны Сабакаево (Казаклар) авылында бер гаиләгә кунакка чакырдык. Татар ашларын авыз итеп “телләрен йота” яздылар.
Безгә кызык булып китте, мактадылар- мактадылар да, вәт менә сиңа - кире кагалар? Тәрҗемәче аша кызыксынырга булдык. “Түләргә бик кыйммәткә төшә дип уйлыйлар”, - диде ул. Без бит кунакчыл халык, барысы бушка икәнен игълан иткәч бәлешнең төбендәге шулпасы да калмады. Моннан нәтиҗә шул, без үзебезнең товарны (авт. базарга чыгып сөт, ит, җиләк-җимеш сатудан кала) юньләп тәкъдим дә итә белмибез әлегә. Замана өйрәтә, дөрес соңгы вакытларда монысын да үзләштерә башладык бугай инде. Ыштансызлык чат саен булса да, акча кытлыгы өйрәтә адәм баласын сәүдәгәрлеккә.
Инде шуннан килеп, янәдән авыл туризмын үстерүгә тукталыйк. Республикада бүгенге көндә авыл туризмы буенча 22 маршрут эшли икән. Кызганыч, безнең район әлеге маршрутлар исемлегендә юк әлегә. Ә сүз нәкъ менә маршрутларга ничек эләгергә мөмкин булуы турында барды. Исемлеккә кер дә, акча эшлә. Ерак барасы түгел, әнә күрше Лаеш районында берәү туристларга ни генә тәкъдим итми: сыер савып карау, атка атланып йөрү, кәҗә сөтеннән авыз итү, балык тоту мөмкинлекләре тудырган–шәһәр , чит ил халкы өчен әллә ни чаклы кызыклы гамәлләргә җирлек булдырылган биредә. Ә бит һәрберсеннән казнага акча-керем бара. Әле күптән түгел генә Арча районының ”Балыкчы авылы”нда булырга туры килде. Адым саен акча калдырып йөрисең: кармак алып тор, велосипедта, квадрацикл, катамаранда йөр, балык тот, атта чап, тагын әллә ниләр. Барысы түләүле. Ә халык (туристлар) өзелми икән хезмәткәрләре әйтүенчә. Менә шул инде ул авыл туризмы. Безнең районда мөмкинлекләр тагын да зуррак, җәмәгать. Табигате: урманнары, Камасы, буалары, шифалы чишмәләре, тарихи урыннар изнигам ич бездә. Эшмәкәрләребез арасында булганнар, булдыклылар аз түгел. Бу юнәлештә дә ныгытып алынучылар табылыр. Авыл туризмы хакындагы чираттагы сөйләшү күкләргә менмичә генә, җирлек мөмкинлекләреннән чыгып, үлчәүле фикерләшү булды минемчә. Вакыт күрсәтер, без моңа алынырга тиешбез.
Вазыйх Фатыйхов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
24
апрель, 2026 ел
Түбән Новгородта 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы старт алды
ТР буенча ДФИ-Матбугат хезмәте
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз