1 декабрьдә Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гилемзянова Мәгфрүз Гилемҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
29 ноябрьдә Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зайнуллина Бадриҗамал Бәдретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
25 ноябрьдә Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Садыков Ильяс Мөлек улын туган көне белән котладылар
24 ноябрьдә Балык - Бистәсе муниципаль районының халыкка хезмәт күрсәтү комплексы үзәге “Доверие - Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырды.
26 ноябрьдә, ягъни шимбә көнне, район үзәге - Балык Бистәсендә элеккеге мәдәният йорты каршында көзге ярминкә үткәреләчәк.
«Хезмәтенә ихлас бирелгән, тәҗрибәле, намуслы, игелекле табибә”,–диде Антонина Панина хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Римма Гаязова. Соңгы сүзенә басым ясавы юкка түгел аның, әлеге һөнәр ияләренә игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары хас. Халык сәламәтлеге сагында өч дистә елдан артык хезмәт куйган Антонина Ивановнага исә халыкның рәхмәт, ихтирамы аеруча зур.
Балык Бистәсе районында эшләп килүче “ Русский мрамор” җәмгыяте быел 743 миллион сумлык продукция реализацияләгән. Бу узган елгы күләмнән ике тапкырга артыграк.
20 ноябрьдә Урахча авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Крошечкин Николай Александр улын туган көне белән котладылар.
19 ноябрьдә Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Назюкова Анна Михаил кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
“Татмедиа” җәмгыяте игьлан иткән әлеге акциягә районыбыз җитәкчелеге, күп кенә оешма- предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да кушылдылар. Акциянең асылы шунда ки, газета-җурналларга 2017 елның икенче яртыеллыгына яздыру барышында теләге булган һәркем якыннарына, туганнарына, ярдәмгә мохтаҗларга, сугыш һәм тыл ветераннарына “Татмедиа” канаты астына чыга торган газета-җурналларга яздыра ала.