25 ноябрьдә Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Садыков Ильяс Мөлек улын туган көне белән котладылар. Ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызынан яңгырады һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.