Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Ак халатта керсез күңел
2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе
«Хезмәтенә ихлас бирелгән, тәҗрибәле, намуслы, игелекле табибә”,–диде Антонина Панина хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Римма Гаязова. Соңгы сүзенә басым ясавы юкка түгел аның, әлеге һөнәр ияләренә игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары хас. Халык сәламәтлеге сагында өч дистә елдан артык хезмәт куйган Антонина Ивановнага исә халыкның рәхмәт, ихтирамы аеруча зур.
...Эш ахырында үзен күреп сөйләшим дип, поликлиниканың өченче катына күтәрелдем. Коридорлар чираттан бушап калган. Шулай да 314 нче бүлмә янында берничә пациент күренә.
–Көндез чират зур булыр дип, хәзер генә килдем. Салкын тиеп бик җәфаландым. Ярый әле врачыбыз укол-дарулар билгеләде, аннары килеп күренерсең дип кат-кат әйтте. Хәлем яхшырса да тагын килеп тикшереним дидем,–ди олы яшьтәге бер апа.
–Сәгать ничәгә хәтле булса да кабул итә ул, бер дә аптырыйсы түгел,–дип җөпләде икенчесе.
Әнә шундый “характеристика” белән мин дә табибә янына үттем.
–Эш сәгатенең ахыры төгәл билгеләнмәгән безнең. Ишек янындагы авыруны берәү дә калдырып китмәс иде,–дип башлады сүзен Антонина Панина. –Гадәттә, авырулар электрон чиратка язылып керәләр. Көненә 30 ар кеше кабул иткән чаклар да була,–ди ул.
Районыбызда гомумпрактик табибы дигән төшенчәнең барлыкка килүенә дистә елга якын. Билгеләнгән участок табибына йөрүнең уңай яклары тиз сизелде. Поликлиникаларда ыгы-зыгы, чиратлар юк хәзер. Табиб та үз пациентларының авыру тарихын яхшырак белә. Әлбәттә, моның өчен үз һөнәреңнең чын остасы булу кирәк. Моннан тыш белемеңне даими күтәрү, медицина яңалыкларын камилләштереп бару да сорала.
–Үзеңне яхшы хис итү–ул әле син тулысынча сәламәт дигән сүз түгел, медицина тикшерүе вакытында кайбер авыруларның организмда баш калкытуы ачыклана. Шуңа да билгеләнгән вакытларда диспансеризация үтү мөһим,–ди Антонина Панина.
Тикшеренүнең зарурлыгы турында элек халыкка кат-кат әйтеп аңлатылса, соңгы вакытларда хәл беркадәр уңай якка үзгәргән: туган елы буенча һәркем үз вакытында тикшеренү үтәргә табиб янына килә. Узган ел әлеге участок диспансеризация үткәрү буенча беренче урынга чыккан.
–Даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бүгенге көндә шактый киң таралган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр диабеты, хроник үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә тиешле дәвалау билгеләү өчен әһәмиятле,–ди табибә.
Фтизиатр буларак, соңгы елларда район күләмендә туберкулез авыруларының кимүен дә аның нәтиҗәле уңышы дип санарга мөмкин. Бу очракта иртә диагностиканың иң яхшы ысулы–флюорография. Елына бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара һәрчак игътибар үзәгендә. Чөнки чирне дәвалауга караганда булдырмый калу күпкә яхшырак.
...Талчыкканлыгы, арганлыгы йөзенә чыкса да сабырлыгын, мөлаемлеген җуймаган табибә белән озак сөйләштек без. Аның киңәш рәвешендә әйткән сүзләре күңелем аша узды, зирәк акылына сокландым. «Кешеләрне дәвалау, табибә булу яшьлек хыялым иде. Барысы да тормышка ашты», - ди ул. Әйе, университет баскычыннан күтәрелеп халыкның рәхмәтле дәрәҗәсенә ирешү өчен белемле, энергияле, шул ук вакытта югарыда әйтелгәнчә кешелеклелек сыйфатларына ия булу да кирәктер.Тормыш, гаилә хәлләрен сорашу урынсыз булыр иде бу минутларда, чөнки медицина Антонина Ивановна Панина өчен барысы да–үткәне дә, хәзергесе дә. Ак халатына тап төшермәгән, калыбенә тугрылык саклаган ханымның үзенә дә киләчәктә сәламәтлек, бәхет-шатлыклар юлдаш булсын.
Фәрвәз Каюмова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
20
апрель, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар явуы; - төнлә һәм көндез 15-18 м/с тизлектәге көчле җил, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә.
МКУ
19
апрель, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз