29 ноябрьдә Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зайнуллина Бадриҗамал Бәдретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызынан яңгырады һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.