Балык Бистәсендә акциягә район башлыгы беренче булып кушылды

2016 елның 18 ноябре, җомга
 “Татмедиа” җәмгыяте игьлан иткән әлеге акциягә районыбыз җитәкчелеге, күп кенә оешма- предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да кушылдылар. Акциянең асылы шунда ки,  газета-җурналларга 2017 елның икенче яртыеллыгына яздыру барышында теләге булган һәркем якыннарына, туганнарына, ярдәмгә мохтаҗларга, сугыш һәм тыл ветераннарына “Татмедиа” канаты астына чыга торган газета-җурналларга яздыра ала.
Менә инде икенче ел рәттән районыбыз башлыгы Илһам Валеев әлеге акциягә беренчеләрдән булып кушыла һәм бу юлы  да сугыш ветераннары - Күки авылыннан Каюм Сафин  белән Балык Бистәсеннән Татьяна Макаровага район газетасы бүләк итәргә булды. Башлангычны хакимияттә һәм район башкарма комитетында эшләүчеләр дә хуплап кабул иттеләр. “Сөт иле” Рыбно Слободское ХПП” җәмгыятенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Рафаэль Сафин, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Раил Бариевнең әлеге чарада шулай ук  беренче генә тапкыр катнашулары түгел. Алар быел да коллективның лаеклы ветераннарына район газетасын яздырдылар. Күки җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов авылдашы, инвалид карчык Фатыймабикә әби Фатихованы сөендерергә булган. “Агрокамның” (Каз. Чаллы җирлегендә эшләүче терлекчелек комплексы) урындагы җитәкчесе Фәнис Садыйков әнисенә һәм коллективның югары даирә җитәкчелеге  11   хезмәткәргә подписка бүләк иттеләр.
Әнисе дигәннән, тиздән җәмәгатьчелек “Әниләр көне”н билгеләп үтәчәк. Берничә буын әниләребез газета-журналларны яңа буяу исендә  кулларына тотып укырга күнеккән кешеләр. Алар әле дә шулай көндәлек газетаны көтеп алалар, кулга тотып укуны хуп күрәләр. Әмма ни кызганыч, замана кырыслыгы аларның шактыен бу ләззәттән мәхрүм дә итеп куйды. Ә шушы бушлыкны аларның исән-сау балалары, якыннары тутыра алса, әниләр көненә район газетасы, йә булмаса башка басма бүләк итсә, һич кенә дә начар булмас иде кебек. Ярты ел дәвамында сез бүләк иткән газетаны кулга алу белән алар күңеленнән сезләргә рәхмәт хисләре юлланыр иде кебек. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди халкым. Ә бүләкнең менә мондые тәэсирлерәк, хәтерлерәк, үзгәрәк булыр иде минемчә.
 
                  Вазыйх Фатыйхов.
 

 

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International