24 ноябрьдә Балык- Бистәсе муниципаль районының халыкка хезмәт күрсәтү комплексы үзәге “Доверие - Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырды. Бәйрәмдә күп балалы әниләр балалары белән катнашты: Гиззятовлар гаиләсе, Кәлимуллиннар гаиләсе, Рагимовлар гаиләсе, Шәриповлар гаиләсе. Районыбызда иң күркәм гаиләләребез алар. Бәйрәм кичәсен , халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы ачып җибәрде,хөрмәтле әниләребезгә матур теләкләр җиткерде.
Бәйрәм чарасы барышында гаиләләр катнашында төрле бәйгеләр үткәрелде Бәйгеләрдэ әниләрдә,балалар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кичәдә күп балалы әниләребезгә котлау һәм рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Йомгаклау өлешендә һәрбер әнигә төрле номинациядәге (“Иң ягымлы әни”, “Иң яхшы хуҗабикә”, “Иң яхшы кул остасы”, “Иң үзенчәлекле әни”, “Иң иҗади әни”) медальләр, бүләкләр тапшырылды.