ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

    "Стоп/Вич/Спид" Россия куләм акция кысаларында, 26 нчы ноябрь көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсмәтү бүлеге хезмәткәрләре "Доверие - Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә акция үткәрделәр.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

   25 ноябрьдә Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан  сугышының тыл хезмәтчәне Валиуллин Зәки Хәмидулла улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

    21 ноябрьдә Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зайчикова Екатерина Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

    2019 елның 22 ноябрендә  Балык Бистәсе районының  «Доверие – Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп балалы әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре белән Әниләр көненә багышланган интерактив уен «Башваткыч» уздырдылар.

Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

    21 ноябрьдә Биектау авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шарапова Факия Корбангали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

  2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылды.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Доверие-Ышаныч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 7 ноябрьдән өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең» Старость в радость «хәйрия фондында укыган 12 тренер Гөлфизә Әмирулловнаның 1 Төркеме социаль хезмәткәрләр өчен укулар оештырылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International