21 ноябрьдә Биектау авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шарапова Факия Корбангали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Биектау авылы җирлеге Башлыгы Камалиев Ильмир Ирек улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.