2019нчы елның 22 нчы ноябрендә Балык Бистәсе 2 нче номерлы мэктәбендә 9 нчы, 7 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасының монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Розенталь Андрей Николаевич һәм җитәкче ярдәмчесе Мөхәммәтшина Алсу Рөстәм кызы белән очрашты. Алар укучыларга монополиягә каршы органнарның нәрсә белән шөгыльләнүен һәм Татарстан Республикасы монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе нинди юнәлешләр буенча эш алып баруын сөйләделәр. Укучылар игътибарына монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлегенең төп аспектлары турында презентация тәкъдим ителде.