Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

  25 ноябрьдә Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан  сугышының тыл хезмәтчәне Валиуллин Зәки Хәмидулла улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытканы һәм истәлекле  бүләкне район Башлыгы Илдар Рәшит улы тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International