Гаилә һәм балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

   2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылды.

  Әлеге чараның төп максатчан төркемнәре булып ятим балалар, ата – ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

  Очрашуда район хезмәтләре вәкилләре: Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, эчке эшләр бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, опека һәм попечительлек органнары, мәгариф бүлегенең юридик мәсьәләләр буенча әйдәп баручы белгече , адвокат, нотариус катнашты.

 Мөрәҗәгать иткән һәр кешегә юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International