21 ноябрьдә Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зайчикова Екатерина Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Масловка авылы җирлеге Башлыгы Егоров Анатолий Иван улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.