"Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында 2021 нче елның 27 нче гыйнварында Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Горшкова Роза Аркадий кызы, тарих укытучысы Сөнгатуллина Лилия Вакыйф кызы, Балык Бистәсе муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Минвәлиева Әнисә Галимулла кызы катнашында «Блокадалы икмәк» акциясе үткәрелде.
26 январьда Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улы, Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Фәрзетдинов Габдулхәмит Фәрзетдин улын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.