«Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 27 гыйнвар көнне Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә тематик чара үткәрелде. Аны тәрбия эшләре буенча урынбасар Р. А. Горшкова, волонтерлык оешмасы җитәкчесе Валеева Г.Ф.тарих укытучысы Л. В. Сөнгатуллина, «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы А. Г. Минвәлиева оештырдылар.
Акциянең максаты – блокадалы Ленинград халкының батырлыгы турында тарихи хәтер саклап калу. Акциянең төп символы 125 граммлы икмәк кисәге иде. Бу исә гимназиячеләргә блокада чорында тәүлеклек икмәк нормасының күләмен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Балаларга блокада икмәге кисәгенең Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале вакыйгалары, ленинградлыларның батырлыгы турында хәтер икәнен аңлаттылар.
Акциядә 35тән артык укучы катнашты.